Солдат каны
Сугыш кырларында — эзлэре.
Кабер ташларында чагыла кук
Яшэмичэ киткэн козлэре.
Калган сымак иде шомлы коннэр
Гасырларнын ерак турендэ.
Кире кайтты сугыш дэhшэтлэре -
Солдат каны кабат тугелэ.
...Актарыла жирлэр, актарыла куклэр,
Кайнар металл тетэ тэннэрне;
Куз яшьлэрен йотып, кемдер котэ
«Исэн мин» дип язган хэбэрне.
Донья куа кемдер, алар очен
Сугыш ерак, сэер тамаша.
Риза алар шулай яшэргэ,
Уз каннары жиргэ таммаса.
Горли шэhэр, берни булмагандай,
Донья куып кеше агыла.
Э кайдадыр буген тарих бите
Солдат каны белэн языла.
Килер Жину, килми момкин тугел,
Тыныч таннар беркон атарлар.
Донья куган ваемсызлар шунда
Жинучелэр белэн атларлар.
Булыр сузлэр. Хакыйкатьне кабат
Бэхэслэрдэ эзлэп карарбыз.
Эрни-эрни hаман тарих битен
Солдат каны белэн язабыз...
Свидетельство о публикации №125021202331
Сююмбике Самат 18.02.2025 19:07 Заявить о нарушении
Тынычлык һәм бәхет теләп,
Рафиль Сабиров 18.02.2025 21:37 Заявить о нарушении