Палестина керде тошемэ. Снится мне Палестина

Менэ тагын рамазаннар житэ
Нур  балкытып жихан  остенэ.
Шатлыкларга эрну- сагыш остеп
Палестина керде тошемэ...

Ак кафенгэ торген яшь балалар...
Карынлыкта  калган сабыйлар...
халэк булган яшьлер, карт агайлар...
Кем генэ юк анда , бар да бар...

Жимерелген  йортлар... Туплар ява
бертуктаусыз халык остенэ.
Кайгы- хесрэт,  ачлык... Тузеп булмый...
Уяна алмыйм, йорек сикерэ.

Хэтта  христианнар чыдамыйча
кутерелдэ  барлык иллердэ.
Вожданнары булган яхудлер дэ
каршы чыкты тузми бу хэлгэ.

Балаларын кумген аналарнын
янгыр булып  акты яшьлере...
Ботен донья  матэм  жыенында...
Татар халкы лэм мим дэшмеде...

Имамнар да ак чалмалар киеп
мечетлердэ  вагэз сойледе.
Турелергэ саулык- салэметлек
жомгаларда кат-кат теледе...

Палестина бездэн бик еракта,
бэлки шуна, бэлки бар сэбэп...
Бу вэхшилек ихтибарсыз калды,
ни очендер, шунысы бик гажэп.

Дин кардешем, эгер син Аллахка
ихлас кунел белен инансан,
хич онытма, Изге  мечет оч ул-
ан- Набави , Аль-  Акса , Аль -Харам.

Менэ тагын рамазаннар житэ,
бал- май белен тулыр остеллер.
Тоткан уразабыз, кылган хажлар
кабул булырмы сон, кардэшлер ?

Палестина жинер, хич шигем юк.
Алар инде жинде  де- факто.
Тик менэ без кунел коллыгыннан
котылырбызмы, юкмы , и, халкым!


Смысловой перевод на русский язык в разделе «Замечания»






    


Рецензии
Оригинал текста.

Палестина керде төшемә.
Менә тагын рамазаннар җитә
Нур балкытып җиһан өстенә.
Шатлыкларга әрнү- сагыш өстәп
Палестина керде төшемә...

Ак кәфенгә төргән яшь балалар...
Карынлыкта калган сабыйлар...
Һәлак булган яшьләр, карт агайлар...
Кем генә юк анда , бар да бар...

Җимерелгән йортлар... Туплар ява
бертуктаусыз халык өстенә.
Кайгы- хәсрәт, ачлык... Түзеп булмый...
Уяна алмыйм, йөрәк сикерә.

Хәтта христианнар чыдамыйча
күтәрелде барлык илләрдә.
Вөҗданнары булган яһүдләр дә
каршы чыкты түзми бу хәлгә.

Балаларын күмгән аналарның
яңгыр булып акты яшьләре...
Бөтен дөнья матәм жыенында...
Татар халкы ләм мим дәшмәде...

Имамнар да ак чалмалар киеп
мәчетләрдә вәгазь сөйләде.
Түрәләргә саулык- саләмәтлек
җомгаларда кат-кат теләде...

Палестина бездән бик еракта,
бәлки шуңа, бәлки бар сәбәп...
Бу вәхшилек ихтибарсыз калды,
ни өчендер, шунысы бик гаҗәп.

Дин кардәшем, әгәр син Аллаһка
ихлас күңел белән инансаң,
һич онытма, Изге мәчет өч ул-
ан- Набави , Аль- Акса , Аль -Харам.

Менә тагын рамазаннар җитә,
бал- май белән тулыр өстәлләр.
Тоткан уразабыз, кылган хаҗлар
кабул булырмы соң, кардәшләр?

Палестина җиңәр, һич шигем юк.
Алар инде җиңде де- факто.
Тик менә без күңел коллыгыннан
котылырбызмы, юкмы , и, халкым!

Сююмбике Самат   25.01.2025 12:36     Заявить о нарушении
Сююмбике ханум, бик дөрес, бик матур язгансыз. Кем уйлаган иде шундый кайгы-хәсрәтләр килә диеп? Нинди авыр вакытта яшибез! Дөнья бозылды.Аллаһ Тәгәлә кушсын иде, Тизрәк бетсен иде Палестинада, безнең илебездә дә бу куркыныч хәлләр...кеше кешене үтереуе бер нәрсәгә дә санамыйлар.

Нурия Сафаргалиева   23.01.2025 22:14   Заявить о нарушении
Рәхмәт, Нурия ханым, вакыт табып, шундый хәсрәтле вакытыгызда шигыремне укыганыгыз өчен. Сезгә Аллаһыбыз сабырлык бирсен... Сүз белән әйтеп бетерә торган түгел... Әйе шул, хәерлесе белән бетсен иде бу кошмарлар. Мин ул шигырьгә русча тәрҗемә ясамадым, ул безнең халыкка язылган шигырь. Кызганычка каршы, бу ресурста татарча укучылар бик юк бугай...

Сююмбике Самат   23.01.2025 23:02   Заявить о нарушении
Снится мне Палестина.

Очень скоро наступит Рамадан -
Священный месяц для всех мусульман.
Озарив весь мир волшебным Лучом,
принося благоденствие всем нам.

Но не будет ни счастья нам, ни покоя,
пока Палестина горит в огне Ада.
Где убиенных младенцев безутешно оплакивают матери.
Где бесконечный белый цвет савана…

За маленькую Родину- за клочок земли,
в изоляции от всего остального мира,
отчаянно борется смелый , красивый народ Палестины.
С надеждой и верой в помощь Всевышнего Аллаха!

Гневно возмущаясь чудовищным беспределом
даже христиане маршем прошлись по всему миру.
И даже иудеи, богобоязненные , имеющие совесть ,
не выдержав бойню,
вышли на улицы за мир, за Палестину.

Где ты был , мой народ , когда
грязными сапогами,
захватчики прошлись по головам молящихся ,
оскверняя Аль- Аксу?
Ты промолчал.
Примет ли Аллах после этого
наш пост , наш Хадж, наши молитвы?
Почему ты промолчал , мой народ …

Сююмбике Самат   25.01.2025 12:50   Заявить о нарушении
Отличный перевод, Сююмбике ханум
Видно что Вы человек милосердный, с доброй открытой душой. Спасибо за Вашу гражданскую позицию, за прекрасное стихотворение. В Татарстане, в частности, в Казани есть чаты, где простые люди вносят свой посильный вклад для Палестины. Переводят деньги, кто сколько может. Волонтеры мусульмане помогают донести эту помощь до палестинского народа. Слава Всевышнему, есть отзывчивые люди на нашей земле. Рука дающего не оскудеет...

Нурия Сафаргалиева   25.01.2025 14:26   Заявить о нарушении
Нурия ханым, бик зур рэхмэт! Да, простые люди, как всегда, последнее готовы отдать… Спасибо всем, кто старается хоть как- то помочь этому обездоленному отважному народу. Я больше о том, когда зло творится, не молчать, а кричать надо. Ведь сегодня они в таком состоянии, завтра такое может случиться с любым народом.

Сююмбике Самат   25.01.2025 15:50   Заявить о нарушении
С нашим народом не намного лучше. В Казани на кладбище Курган, что для бойцов СВО. Уде тысячи могил.

Нурия Сафаргалиева   25.01.2025 17:19   Заявить о нарушении
Нет слов…

Сююмбике Самат   25.01.2025 18:10   Заявить о нарушении