Эле дэ ярый жирдэ Сою бар. Где- то бродит Любовь
шашып аккан ташу шикелле,
килеп керден минем тормышыма,
зэнгер кузле Чулман егете.
Карашларын синен хаман истэ
коннер ,айлар ,еллар утсэ дэ,
синен жете кара чэчлеренэ
язмыш жиле комеш сипсэ дэ.
Авыр чакта янешемдэ булдын,
ярдэменне тойдым хэр мизгел.
Тик нигэдер синен саф хисенне
анламады минем яшь кунел...
Салкын кышлар безне аердылар
кар - бозларын ореп жаннарга.
Исемен калды уелып йорэгемдэ
ялгыз жанда мэнге янарга.
Эзлесем дэ сине таба алмадым,
юлларынны япты бураннар...
Хатирелер сине оныттырмый,
эле дэ ярый жирдэ Сою бар.
Свидетельство о публикации №125010707706
Әле дә ярый җирдә Сөю бар.
Яшьлегемнең иң гүзәл чорында,
шашып аккан ташу шикелле,
килеп кердең минем тормышыма,
зәңгәр күзле Чулман егете.
Карашларың синең һаман истә
көннәр, айлар , еллар үтсә дә,
синең җете кара чәчләреңә
язмыш җиле көмеш сипсә дә.
Авыр чакта янәшәмдә булдың,
ярдәмеңне тойдым һәр мизгел.
Тик нигәдер синең саф хисеңне
аңламады минем яшь күңел...
Салкын кышлар безне аердылар
кар - бозларын өреп җаннарга.
Исемең калды уелып йөрәгемдә
ялгыз җанда мәңге янарга.
Эзләсәм дә сине таба алмадым,
юлларыңны япты бураннар...
Хатирәләр сине оныттырмый,
әле дә ярый җирдә Сөю бар.
Сююмбике Самат 07.01.2025 21:55 Заявить о нарушении
Ворвался ты в жизнь мою как вихрь,
как волны бушуют в бурю.
И навеки остался в моем сердце.
Я тебя никогда не забуду.
Улыбка твоя, взгляд застенчивый-
в памяти отпечатаны навеки.
Узнала бы мигом среди тысячей,
если бы снова встретила где- то.
Разлучила нас зима стужая,
подув ледяным ветром в наши души.
И бродит теперь любовь неприкаянна,
в поисках ушедшей юности нашей.
Сююмбике Самат 13.01.2025 18:13 Заявить о нарушении