Бриллиантовая свадьба. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Олылардан үрнәк алыйк

Таң җилләре иркәләп,
Уята табигатьне.
Йомшак кулларың назлап,
Сыйпап куя чәчемне.

Хәерле иртә, кадерлем,
Матур булсын көнебез.
Кояштай, балкып торсын
Икебезнең йөзебез.

Пар чынаяклар куеп,
Ясыймын чәйләр.
И Ходай, бирче безгә
Тигез, матур гомерләр.

Башка кырау төшсә дә,
Җыерчыклар күбәйсә дә.
Йөрәк әле картаймаган,
Без һаман унсигездә.

Яратып, гөлләр үстерәбез,
Алар ямь бирә өйгә.
Оныкларыбыз да үсә,
Бәйрәм ясап күңелгә.

Тормышның сукмаклары
Бормалы, сикәлтәле.
Бир кулыңны, бергә атлыйк,
Юлыбыз озын әле.

Гузель Идрисова   01.04.2025 08:16     Заявить о нарушении