Миром правит любовь. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №125033103626
Мәхәббәт дип атыйбыз
Якты, матур хисләрне.
Дөньяны ямьли сөю,
Кем уйлап тапкан сине?
Мәхәббәт, мәхәббәт,
Серле мөгҗизә иле.
Үзенә генә хас
Моңы һәм теле.
Бер берсенә сыенып,
Утыра ике күгәрчен.
Пар аккошлар бизи
Көмеш күл өстен.
Егет белән кыз
Җитәкләшеп атлыйлар.
Саф мәхәббәт барлыгын
Яшьләр дә аңлыйлар.
Кая карама, сөюгә
Тулган бар табигать
Нәрсә ул җиһан?
Ул бит – мәхәббәт.
Әлдә ярату бар,
Яшәү мәгънәсе шунда.
Безне бәхетле итәсең,
Рәхмәт сиңа, Хода!
Гузель Идрисова 31.03.2025 12:29 Заявить о нарушении