Девушки. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Урам яме – кызлар

Элек кызлар чәчәктәй,
Урамны бизи иде.
Аларны күргән саен
Кәеф күтәрелә иде.

Кулмәкләре шундый нәфис,
Билләре нечкә генә.
Матур аякларда туфли,
Килешеп тора үзләренә.

Чәчләренә зәвык белән
Причёска ясаганнар.
Гәүдәне төз тотып,
Тырышып атлаганнар.

Мондый мода бетте,
Хәзер “капчык” кияләр.
Аякта зур кроссовка,
Чәчләр җилдә җилфердиләр.

Урамның яме бетте,
Ә шулай да, без түземле.
Үзгәрер әле кызлар,
Уйларыбыз якты, өметле.

Гузель Идрисова   31.03.2025 12:26     Заявить о нарушении