Тайный знак любви. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №125033003005
Элек, кич утырып,
Кыз чигү чиккән.
Армияга киткән егеткә
Кулъяулык бүләк иткән.
Бу кадерле бүләкнең
Бар тирән мәгънәсе.
Хисләр җ е беннән чигелгән,
Ул – саф сөю билгесе.
Түш кесәсенә салып,
Солдат саклап йөреткән.
Авыр булган чакларда
Бүләк көч биргән.
Озак өч ел буена
Кыз егетне көткән.
Аңардан да тогры кеше
Җир йөзендә бар микән?
Гузель Идрисова 30.03.2025 11:07 Заявить о нарушении