Бдительный петух. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Чик бозарга ярамый

Хуҗабикә яхшы карый,
Алды тулы җим булса да,
Ак тавыкның ике күзе
Күршенең йорт алдында.

Серле, сихри дөньядай,
Тоела ул тавыкка.
Биек рәшәткә аша
Керер иде шул якка.

Йөреде тегеләй, болай,
Берәй тишек эзләде.
Тапты, тырышып, кысылып,
Ниһаять, үтеп керде.

Эх, ялгыш адым булды,
Анда бит торган сакчы.
Чикне бозган өчен,
Әтәч куып йөретте,
Тавык хәлдән тайганчы.

Гузель Идрисова   30.03.2025 10:57     Заявить о нарушении