Гузэл Башкортостаным. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №125032903740
Тормышыбыз алга китте,
Үәт, заман килде, ай – хай,
Элек Турцияга очканнар,
Хәзер барсына кирәк Дубай.
Бездә дә шәп урыннар бар,
Тик пальма гына юк.
Кирәк булса, анысын да
Үстерербез, проблема юк.
Килеп күрегез әле,
Минем туган җиремне,
Исеме – Башкортостан,
Искиткеч табигате.
Күлләре көмештәй саф,
Уралы күккә ашкан.
Боргаланып аккан елгалары
Диңгезгә барып тоташкан.
Ниагара кадәр булмаса да,
Һәр шарлавыгы көчле.
Яңгыравыклы тавышы
Сихри музыка төсле.
Картина язып туймаслык
Соклангыч урманнары.
Шифалы үләнгә бай
Тугай, болын, акланнары.
Кая карама матурлык,
Кырлар чәчәккә тулган.
Эх, Башкортостаным,
Сине күреп, кем туйган?
Гузель Идрисова 30.03.2025 11:10 Заявить о нарушении