Я расту. Стихи для детей на татарском языке
Свидетельство о публикации №125032803801
Җәйге яңгыр ява,
Яшел тугайдан йөгерәм.
Битемә тамчы тама,
Чыланган хәтфә келәм.
Көн бигрәк матур,
Күбәйгән күләвекләр.
Су чәчрәтәм, җемелди
Көмеш бөртекләр.
Кояш миңа елмая,
Җылы яңгыр сибәли.
Нәни тәпиләремне
Юеш үлән иркәли.
Шатланып, колач җәям,
Үзем кычкырам, көләм,
Яңгыр яу, яу, яу,
Күрәсеңме, мин үсәм!
Гузель Идрисова 28.03.2025 12:18 Заявить о нарушении