Лето, ждём тебя! Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №125032703846
Өметләнеп, җәй көтәбез,
Килер ул, килер.
Борчылырга кирәкми,
Бар да яхшы булыр.
Күп тапкыр, рәхәтләнеп,
Күлдә су коенырбыз.
Эссе кояш кыздырса,
Күләгәгә качырбыз.
Кармак белән балык тотып,
Эх, пешерербез уха!
Балык күпләп эләгер,
Яртысын җибәрербез суга.
Дуслар белән ял итәрбез,
Бәйрәм булыр күңелгә.
Яшәгән җиребез матур,
Безгә Мальдивы нигә.
Ялгыш артыгын кызынсак,
Тәнгә каймак сөртербез.
Азактан мактанышып,
Шәп загар күрсәтербез.
Табигатьне яратабыз,
Ул да безне ярата.
Артыбыздан чүп калмас,
Булыр тирә – як чиста.
Буш килмәс ямьле җәй,
Булыр күчтәнәче, бүләге.
Карлыган, чия, бөрлегән,
Крыжовник, кура җиләге.
Тик безнең өчен генә
Пешә һәр җиләк.
Тазалыкны яхшыртырга
Безгә бит витамин кирәк.
Гузель Идрисова 27.03.2025 12:21 Заявить о нарушении