Пусть в Африке не идет снег. Стихи на татарском яз

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Бар да элеккечә калсын

Гомерендә бер тапкыр да
Кар күрмәгән халык бар.
Россияга китереп бастырсаң,
Ушлары китеп торырлар.

Кар яуганны күреп куркыр,
Җиттеме әллә ахры заман,
Күктән нәрсә төшә ул,
Диеп, калыр инде хайран.

Җил аҗдаһадай ыҗгырса,
Берни дә күренмәслек,
Көчле буран кузгалса,
Аңын да югалтыр кебек.

Климат үзгәрә ашыгып,
Көтелә глобаль җылылык,
Әлдә җир шары үзгәрми,
Аңарда шул ук тизлек.

И Аллам, бар да элеккечә
Калсын, һәркемгә үзенеке.
Кемдер суыкка канәгать,
Кемгәдер кирәк эссе.

Без – суыкка күнеккән,
Искиткеч чыдам кешеләр.
Африкага кар яумасын,
Исән – сау яшәсеннәр.

Гузель Идрисова   24.03.2025 12:06     Заявить о нарушении