Весна приносит радость. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №125032103846
Яз килә галәмгә,
Әнә, табигать уяна.
Җанлана, ямьләнә дөнья,
Язга бар да куана.
Зифа буйлы каен
Яшел күлмәген кигән.
Чибәр күренәсе килә,
Күпләп алкалар элгән.
Матур такыя үреп,
Чия үзен бизәгән.
Алмагач, сирень дә
Ак күлмәк кигән.
Тал гаҗәпкә калдыра,
Кем аны бөдрәләткән?
Мөгаен, җил тырышкандыр,
Оста парикмахер икән.
Ә тауга әле суык,
Кар каплаган түбәсен,
Бүреген һаман салмый,
Өшидер инде, күрәсең.
Тузганаксыз яз булмый,
Ел саен күбәя.
Кояштай балкып, җиргә
Сары келәмен җәя.
Һавада язгы сафлык,
Муел хуш ис тарата.
Хисләрне уятып, хәтта
Мәхәббәт чәчәк ата.
Әй, рәхәт күңелгә,
Яз көлдерә, биетә.
Шатланырга сәбәп күп,
Алда безне җәй көтә.
Гузель Идрисова 21.03.2025 12:19 Заявить о нарушении