Хочу жить в своей стране. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Үз илемдә телим яшәргә

Туган илдән ерак китеп,
Яши алмыйм, теләмим дә.
Нигә миңә чит җирләр,
Туган ягым җыры күңелдә.

Теләсәм, күл буенда
Туйганчы балык тотам.
Теләсәм, урманга кереп,
Озын көемне сузам.

Үз телемдә, татарча,
Рәхәтләнеп сөйләшәм.
Арабызда рус булса –
Аның теленә күчәм.

Бар милләтләр дә дус,
Карашлары гадел.
Берләштерә рус теле,
Бөек, матур тел.

Ничек телим, шулай яшим,
Үземә үзем хуҗа.
Барысын да булдырам,
Куркытмый мине нужа.

Зур адымнар белән,
Күкрәк киереп атлыймын.
Ятларга олтан булганчы,
Үз җиремдә солтанмын.

Әлдә туган илем бар,
Кирәк чакта таянам.
Ана баласын ташламый,
Россия – газиз анам!

Гузель Идрисова   20.03.2025 12:28     Заявить о нарушении