Восемнадцатая весна. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №125031903175
Унсигез яше тулгач,
Кызлар чәчәк ата.
Гаҗәеп нәфис гөл
Якты нурлар тарата.
Сафлыгы белән үзенә
Гашыйк итә ул.
Таҗлары шундый эссе,
Аңа үрелмә, сак бул.
Утка, суга, яшь кызга
Соклануы рәхәт.
Күпме карыйсың, шулкадәр
Күңелгә тула ләззәт.
Ямьсез гөл булмый,
Һәрбер кыз гүзәл.
Ә матурлый аны яшьлек –
Тылсымга бай мәл.
Унсигезенче яз,
Гомернең серле мәле.
Ул бит яшьлек иртәсе,
Ә көз ерак әле.
Гузель Идрисова 19.03.2025 11:15 Заявить о нарушении