Маленький философ. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Кечкенә философ

Өй сурәте төшердем,
Төтен чыга мөрҗәдән.
Ишек беркетеп куйдым,
Гөл карый тәрәзәдән.

Койма тезеп чыктым,
Утырттым бер алмагач.
Күккә кояшны мендердем,
Кызыл төскә буягач.

Яшел хәтфә җәйдем,
Йортның нәкъ алдына.
Эскәмия ясап куйдым,
Такталары ал гына.

Телне иренгә кыстырып,
Тирләп – пешеп буядым.
Эшләсәң, арыта икән,
Зурлар хәлен аңладым.

Гузель Идрисова   18.03.2025 11:52     Заявить о нарушении