Дети - цветы жизни. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №125031703758
Әгәр сихерле таякчык
Кулга килеп эләксә,
Бер генә теләк телә
Дип, тылсымчы әйтсә.
Уйлап тормас идем,
Җавап әзер күптән.
Җир шарындагы һәр бала
Булсын иде таза, исән.
Бала хәсрәте – безнең хәсрәт,
Бала шатлыгы – безнең шатлык.
Әгәр балалар булмаса,
Әти – әни тоя бушлык.
Һәр баланың күңеле
Тыныч, шат булсын.
Кыңгырау тавышы сыман,
Көлүләр яңгырап торсын.
Бала үз бәхете белән
Якты дөньяга килсен.
Тормышыбыз бакчалары
Чәчәкләргә күмелсен.
Гузель Идрисова 17.03.2025 12:14 Заявить о нарушении