Помолись перед дорогой. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №125031503188
Эх, юллар, юллар,
Әлдә юллар бар.
Кая телисең шунда
Безне итеп куялар.
Юлларның бар төрлесе,
Көзгедәй, шома булганы,
Сикәлтәле, чокырлысы,
Күпер аша сузылганы.
Бар озыны, кыскасы,
Йөрергә уңайсыз булганы.
Баскычтан да менәсең,
Санап һәр адымыңны.
Күктә самолёт оча,
Үзе генә белгән юлдан.
Айга да менеп була,
Яхшы уйласаң алдан.
Әй, юллар, юллар,
Инде ничә еллар,
Сәяхәт итә кешеләр,
Рульне боргалый куллар.
Әй, юллар, юллар,
Төрле юллар бар.
Ә шулайда, иң мөһиме,
Хәерле булсын алар.
Дога укырга онытма,
Юлга җыенган чакта.
Исән әйләнеп кайтырсың,
Фәрештәң тора сакта.
Гузель Идрисова 15.03.2025 11:05 Заявить о нарушении