Весеннее настроение. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №125031103155
Тиздән кояш нурлары
Кар катламын эретер.
Язның беренче гүзәле –
Умырзая күренер.
Бакчамдагы алмагач
Ак чәчәккә күмелер.
Шомырт, башны әйләндереп,
Хуш исләренә төрер.
Язгы мизгел, язгы мизгел
Көтәбез сине гел.
Язгы мизгел, язгы мизгел,
Тыңлачы, җырлый күңел.
Язын сөю чаткылары
Һаваны биләп ала.
Кинәт дәррәү кабыналар,
Күпләр сизми дә кала.
Йөрәк талпына, ашкына,
Атлап йөремим – очам.
Гашыйк булырмын, мөгаен,
Бердәнберне очратсам.
Язын тамчы тама,
Тама да, китә агып.
Вакыт, тукта, ашыкма,
Яшик әле, шатланып.
Язны каршылаганда
Һәркем көтә мөгҗизә.
Аның исеме – мәхәббәт,
Ул дөнья буйлап гизә.
Язгы мизгел, язгы мизгел
Көтәбез сине гел.
Язгы мизгел, язгы мизгел,
Тыңлачы, җырлый күңел.
Гузель Идрисова 11.03.2025 11:26 Заявить о нарушении