Цените мужчин. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Ирләрнең кадерен белик

Идельне дә аша чыгасың,
Яныңда булса терәгең.
Берүзең йөзеп кара син,
Тиз генә бетәр хәлең.

Бер канаты сафтан чыкса,
Хәтта кош оча алмый.
Пар канатлылар гына
Оча арымый – талмый.

Ирне кеше иткән дә хатын,
Эх, хур иткән дә – хатын.
Бу сүзләргә кул селтәсәң,
Азак белерсең хакын.

Ирләрнең кадерен белик,
Түбәнсетмик, кәмсетмик.
Алар бит ныклы стена,
Ышыкланып, рәхәт яшик.

Тормышның яме калмас,
Ялгызлык күрергә язмасын.
Дөньядагы һәр хатынның
Яраткан пары булсын.

Гузель Идрисова   25.02.2025 11:51     Заявить о нарушении