Россия сильная. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Көчле Россия

Дәүләтебез зур, бөек,
Җиңәрлек түгел безне.
Тарих кабатланып тора,
Ясый белмиләр нәтиҗәне.

Халык төкерсә, күл була,
Ил көче – бердәмлектә.
Шөкер, рәтләребез тыгыз,
Татулыкка ни җитә.

Рухыбыз көчле, ныклы,
Дошман кермәс арабызга.
Уяулыкны югалтмыйча,
Атлыйбыз һәрчак алга.

Туган илкәем, кадерлем,
Синнән көнләшә күпләр.
Сокланам, горурланам –
Юк безгә тиңнәр!

Керер алдыннан чыгарны уйла,
Тирән мәгънәле мәкаль.
Кул күтәрмә Россияга,
Көтә сине мескен хәл.

Без тынычлык яратабыз,
Шатлыкта яшәсен җиһан.
Чәчәк атсын җир шары,
Килсен барыбызга иман.

Гузель Идрисова   24.02.2025 11:42     Заявить о нарушении