Кто не работает, тот не ест. Стихи на татарском яз
Свидетельство о публикации №125022103319
Элек авыл халкы
Бик тырыш булган.
Кадерен белеп, вакытны
Эш белән уздырганнар.
Күпләп каз үстергәннәр,
Мәшәкате зур аның.
Бер көтү казлар
Ямьләгән өйнең алдын.
Беренче кар төшүгә,
Башланган бәйрәмнәр.
Һәр уңган гаиләдә
Үткәрелгән өмәләр.
Каз мамыгы тутырып,
Мендәр әзерләгәннәр.
Тышына матур итеп,
Гөлләр чиккәннәр.
Өстәлдә милли ашлар,
Каз коймагы, бәлешләр.
Эше барның ашы бар,
Дөрес яшәгән кешеләр.
Гузель Идрисова 21.02.2025 11:24 Заявить о нарушении