Белем

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Белем

Белемне җиңел генә табалмассың,
Сабырлык белән эзләмичә, агай.

Алты сыйфат кирәк белем алырга,
Әйтеп бирәм, тыңла, зинһар, болай:

Сәләт һәм омтылыш, мөмкинлек, остаз,
Вакыт җитәрлек һәм сабыр булу.

Хезмәт иткән генә максатка ирешер,
Ялкауга насыйп - буш кул калу.

****************************************

Имам әш-Шәфигый шигырьләре
Гарәп теленнән Хәбибуллаһ Шугайб тәрҗемәсе.

Имам әш-Шәфигый иҗаты, Аллаһ аңа мәрхәмәтле булсын, тирән акыл һәм матур формасы белән аерылып тора. Ислам дөньясында аның шигырьләрен әле дә хикмәт һәм сөйләм осталыгының хәзинәсе буларак яттан өйрәнәләр.

Хабибуллах Шугайб   21.02.2025 09:47     Заявить о нарушении