Прощение. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Гафү итү

Гел шома яшәп булмый,
Төрлесен күрәсең тормышта.
Гаделсез сүз ишетергә
Туры килә кайчакта.

Аяк астындагы җир
Кинәт упкандай була.
Тау җимерелеп, башыңа
Ташлар яугандай була.

Телсез калып, аптырап
Торасың кеше алдында.
Дорфа җавап бирергәме,
Әллә түзәргәме тагын да?

Бу хәлдән өстен мин,
Төшермим кәефне.
И Аллам, гафү итче,
Шул ялгышкан адәмне.

Гузель Идрисова   20.02.2025 11:44     Заявить о нарушении