Первая любовь. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Беренче мәхәббәт

Гел чәчеңнән тартам,
Син миңа ачуланасың.
Яратам бит сине,
Эх, шуны аңламыйсың.

Йөзең шундый җитди,
Тырышасың яхшы укырга.
Шаяруга урын юк,
Максатың - алга барырга.

Карашым белән җылытам,
Утырып, партаң артына.
Миңа кечкенә урын
Бармы икән уйларыңда?

Инсафлы классташ кызыкай,
Син акыллы, матурсың.
Бел, хәзер синең дә
Бар ышанычлы дусың.

Җилдән саклармын үзеңне,
Кирәк булса, яклашырмын,
Үтеп китмәм янәшәдән,
Ярдәм кулы сузармын.

Яхшы кәеф белән
Иртән мәктәпкә киләм.
Мин бәхетле кеше,
Көндә сине күрәм.

Гузель Идрисова   14.02.2025 11:43     Заявить о нарушении