Школьные годы. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Мәктәп еллары

Косинус, котангенс,
Теорема, аксиома имеш.
Вектор, парабола, җавап
Дөрес булырга тиеш.

Синус кайгысымы миндә,
Тышта кояш кыздыра.
Әнә, сыерчык кайткан,
Күңелле көй сызгыра.

Ашыга бар дөнья
Язны күреп калырга.
Агачлар бөреләнеп беткән,
Әзер яфрак ярырга.

Укытучы нидер сөйли,
Уйлар бөтенләй еракта.
Йөрәк гашыйк булган,
Хисләр үзенә тарта.

Яхшы кәеф килә
Яз белән бергә.
Эх, җырлыйсы килә,
Шатлык тула күңелгә.

Мәктәп, мәктәп,
Укыта, кеше итә.
Рәхмәт укытучыларга,
Алар барсы да истә.

Гузель Идрисова   13.02.2025 11:39     Заявить о нарушении