Одноклассница. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Классташ кыз

Син елмайдың миңа,
О, тәүге мәхәббәтем!
Учтагы кар бөртегедәй,
Эредем дә беттем.

Син елмайдың миңа,
Син кояшмы әллә?
Балкыды тирә – як,
Кинәт яктырды бүлмә.

Син елмайдың миңа,
Каян белдең икән?
Ак алъяпкычлы кызыкай,
Яратам сине күптән.

Гузель Идрисова   13.02.2025 11:37     Заявить о нарушении