Хочу в школу! Стихи для детей на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Укучы буласым килә

Абыем минем укучы,
Көн дә бара мәктәпкә.
Әй, ярата укырга,
Куана дүрткә, бишкә.

Киемнәрен пөхтә итеп,
Әзерләп куя кичтән.
Иртән күнегүләр ясый,
Ничек иренми икән.

Дәресен әзерли дә,
Йөгерә түгәрәккә.
Самолет моделе ясый,
Очыртырга күккә.

Кызыгып, карап торам,
Кайчан үсәм инде.
Миннән дә искиткеч
Укучы чыгар иде.

Гузель Идрисова   12.02.2025 11:32     Заявить о нарушении