Родные люди. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Кадерле кешеләрем

Ак энҗеләр тезелгән
Ландышның сабагына.
Дөньяда яшәүе рәхәт
Туганнар булса гына.

Энҗе бөртекләре сыман
Минем туганнарым да.
Матур гөлдәй балкыйбыз
Бергәләп җыелганда.

Барып күр әле,
Ландыш – урман бизәге.
Туганның кадерен белик,
Ул бит Ходай бүләге.

Ландыш белән тулсын
Урманның һәр акланы.
Бәхетле елмаербыз,
Югалтмыйк якыннарны.

Чәчәкне өзә күрмәгез,
Тиз шиңә ул, мин беләм,
Аралар суынмасын,
Яшик туганнар белән.

Гузель Идрисова   28.01.2025 11:50     Заявить о нарушении