Любовь вечна. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №125012704268
Яратам сүзе искерми,
Мең еллар яшәр,
Бу татлы, назлы сүзне
Ишетергә тели күпләр.
Хыялын күңел түрендә
Кеше яшереп саклый.
Хыял тормышка аша –
Бәхет елмаеп карый.
Яшәү мәгънәсе сөюдә,
Калганнары – вак нәрсә.
Ялгызлыкны күрмәсеннәр –
Сөю килсен һәркемгә.
Мәхәббәт күкләргә очырта,
Күңел бәхеттә йөзә.
Шатланып тибә йөрәк,
Мәхәббәт – син мөгҗизә!
Гузель Идрисова 27.01.2025 13:35 Заявить о нарушении