Гостинец от коровы. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №125012303308
Сыер көтүдән кайткан,
Каршылыйбыз хөрмәтләп.
Безгә күчтәнәче бар,
Өләшергә әзер күпләп.
Үләннең иң тәмлесен
Сайлап, ашаган.
Тугайда, кырда йөреп
Арыса да, тырышкан.
Әни сыер сава,
Җитез эшли куллары.
Сөт өстендә йөзә
Күбек болытлары.
Менә эш тәмам,
Чиләк тулы байлык.
Әни басып тора,
Безгә карап, елмаеп.
“Сөт эчегез, балалар,
Таза булырсыз. Әмин.
Сөтнең файдасы зур,
Эче тулы витамин”.
Сөт эчәбез, көлешеп,
Безгә бар да кызык:
Ирен өстенә сызылган
Нәзек ак мыек.
Бу мөгезле мөгҗизә
Аптырата инде гел.
Нишләп сөт ак,
Үлән бит яшел?
Гузель Идрисова 23.01.2025 11:43 Заявить о нарушении