Лунные ночи моей деревни. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №125012103376
Авылымның айлы кичләре,
Эх, һавасы нинди саф.
Ут та, шәм дә кирәкми,
Болай да якты һәр тараф.
Авылым ял итә,
Тирә – як тынган.
Йокламый тик яшьләр,
Кайталар клубтан.
Урамнан яшьләр килә,
Күтәренке кәефләр.
Егетләр шаян сүз әйтеп,
Кызларны көлдерәләр.
Ап -ак чәчәккә күмелгән
Сирень, муел, чияләр.
Хуш исләр, мәхәббәт
Башны әйләндерәләр.
Кемдер парлашып өлгергән,
Җитәкләшеп атлыйлар.
Алар бәхетле, шуңа
Сәгатькә карамыйлар.
Инде яктырып килә,
Әтәч кычкырыр тиздән.
Беркем өенә ашыкмый,
Күңелле ич дуслар белән.
Эх, яшьлек, яшьлек,
Матур да, рәхәт тә чак.
Күп еллар үткәч,
Эх, үзен сагындырачак.
Гузель Идрисова 21.01.2025 11:53 Заявить о нарушении