Слава человеку труда! Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Хезмәт кешесенә дан!

Сокланып карыйм һәрчак,
Кайбер һөнәр иясенә,
Шулкадәр бирелеп эшли,
Гаҗәпләнәм үзенә.

Кино герое булырлык
Шәхес яши янәшәдә.
Тик күрә белергә кирәк,
Бар бөеклек ул кешедә.

Гади һәм тыйнак,
Аек карый тормышка,
Акыллы һәм тырыш,
Өйрәнгән эш яратырга.

Алтын куллы дип,
Аны мактаган чакта,
Белмәгән эше юк, дип,
Өстәп куялар хәтта.

Дөньяның матур бизәге –
Илебез уңганнары.
Әгәр алар булмаса,
Әйләнүдән туктар җир шары.

Хезмәт кешесен данлап,
Элек күп җырлаганнар.
Әле дә шулай зурлыйк,
Хөрмәткә лаек алар.

Гузель Идрисова   20.01.2025 11:57     Заявить о нарушении