Всё для нас. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Безнең өчен

Безнең өчен туа таңнар,
Безнең өчен сайрый кошлар.
Безнең өчен зәңгәр күктә
Йөзә матур болытлар.

Безнең өчен энҗе кар ява,
Безнең өчен ява ләйсән яңгыр.
Кинәт, безне сокландырып,
Салават күпере балкыр.

Безнең өчен кояш елмая,
Безнең өчен җемелди йолдызлар.
Безнең өчен бакчаларда
Алсуланып пешә алмалар.

Безнең өчен чәчәк ата,
Гаҗәп нәфис гөлләр.
Безнең өчен бал кортлары
Тырышып бал эшләр.

Безнең өчен җилләр исә,
Иркен суларга һава бар.
Шифалы чишмә безне
Су белән сыйлар.

Безнең өчен космос ачык,
Очабыз, булганда теләк.
Безнең өчен дөнья якты,
Шатланып яшәргә кирәк.

Барсы тик безнең өчен,
Тормыш корылган шулай.
Без – бәхетле кешеләр,
Безне ярата Ходай.

Гузель Идрисова   17.01.2025 11:51     Заявить о нарушении