Акыллы кошлар. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №125011003152
Өй алды яшел чирәм,
Бәпкәләр үлән чүпли.
Янәшәдә генә әти – әни
Балакайларын күзли.
Бала җанлы казлар да,
Бәпкәйләрен калдырып,
Бер адым ерак китмичә,
Үстерәләр, дулкынланып.
Бәпкә абынып егылса,
Янына йөгерә әтисе:
“Ни булды, бәпкәем,
Этәрдеме әллә берәйсе?”.
Үзләре генә белгән
Телдә сөйләшәләр.
Бер – берсен аңлыйлар,
Казлар да хас кешеләр.
Каз гаиләсендә тәртип,
Су керергә китәләр,
Ата – ана алдан бара,
Артта тезелгән бәләкәчләр.
Әгәр куркыныч янаса,
Күктә күренсә карчыга,
Колачын җәеп, ана
Балаларын тизрәк качыра.
Күрмәссез казларның
Балаларын ташлап,
Кайдадыр йөрегәнен,
Үзенә генә бәйрәм ясап.
Шулай яши белми
Хәтта кешенең кайберсе.
Гаҗәпкә калдыра гел
Казның матур гаиләсе.
Гузель Идрисова 10.01.2025 11:40 Заявить о нарушении