Туган кэнен котлы булсын, энем!

Стихотворение на 60-летие брата написала на татарском языке. Размещаю чуть ниже, в разделе "Рецензии", так как основная страница этого сайта не поддерживает татарские буквы.

Друзья, всех благодарю за чтение, за посещение моей скромной страницы. Также благодарю за отзывы и обратную связь.

С любовью, ваша Танзиля Амирхан.


Рецензии
Туган көнең котлы булсын, энем!

Нәгим, энем,
Гомер йомгакларын сүтә-сүтә,
Сизми калгансың алтмыш җиткәнен.
Мәшәкатле еллар бик тиз үтә,
Ә син мәшәкать өчен тугансың.

Эш яраткан синең туры йөрәк -
Һәрвакыт туганнарга нык терәк.
Куркмый тартасың тормыш йөген,
Йөгерсәңдә тәүлек, балкыр йөзең.

Гаиләнең учагында син ялкын,
Өндәп баручы олы үрләргә.
Тик онытмыйк, ир-ат баш булсада,
Хатын бора муенны күкләргә.

Хатының чибәр, тәмле телләре,
Кермәс башына кеше сүзләре.
Җилкәсендә өч ир тартып бара,
Шунда, елмаергада вакыт таба.

Сез бик матур, мәхәббәтле ярлар,
Дөнья диңгезен бергә серегез,
Олгайгачта, тормыш ямен табып,
Балаларыгызның рәхәтен күрегез.

Гомерегездә күп булсын язлар,
Бакчагызда гөлләр шиңмәсен.
Уятсыннар сезне ак өметәр,
Көннәрендә кояш сүнмәсен.

08.01.2025.

Изге теләкләр белән апаң Танзиля.

Танзиля Амирхан   09.01.2025 19:45     Заявить о нарушении