Рэхэт яши белэбез. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №124122602939
Үәт, заманалар килде,
Тагын нәрсә күрербез?
Ашарга пешерәсе килми,
Рәхәт яши беләбез.
Зур тартмага салып,
Өйгә китереп бирәләр.
Җаның нәрсә тели,
Мөһим түгел бәяләр.
Элек мич ягарга
Утын кисеп интеккәннәр.
Хәзер газ да, ут та бар,
Ә пешерергә иренәләр.
Кешеләр мода куа –
Олы размерлы киемнәр.
Теләсәң күпме аша,
Күренми ич нәтиҗәләр.
Пицца ашап кына,
Яшьләр гомер уздыра.
Хәлләр яхшы, шәп,
Сау бул, матур фигура!
Гузель Идрисова 26.12.2024 11:45 Заявить о нарушении