Мичтэ пешкэн кэлчэлэр. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №124122403204
Мөрҗәдән төтен чыга,
Димәк, ягылган мичләр.
Көлчә белән сыйлап,
Ипи пешерә әниләр.
Көлчә тәмен авылда
Белә һәр бала.
Ипи пешергән көнне
Зур бәйрәм була.
Утлы күмер өстендә,
Кызган табада ятып,
Нәни көлчәләр пешә,
Кояштай, алсуланып.
Табадан төшкән ризыкны
Көтеп торабыз, түзеп.
Эссе көлчә эләктергәч,
Суытабыз, аңа өреп.
Өстенә каймак ягып,
Тәмләп карыйбыз.
Искиткеч шәп,
Шатланып ашыйбыз.
Самовар җырлап утыра,
Әниебез ясый чәй.
Хуш исләр тарала,
Мичтә өлгерә ипекәй.
Мичтә пешкән көлчәләр
Кибеттә сатылмыйлар.
Эх, еракта калды инде
Бәхетле бала чаклар.
Гузель Идрисова 24.12.2024 11:46 Заявить о нарушении