Энием бяетляре

Друзья, приветствую всех!

В разделе "Рецензии" размещены мамины псалмы (самобытные молитвенные песни) на татарском языке.

Прошу простить за неудобства: главная страница этого сайта не поддерживает татарские буквы.

С любовью, Танзиля Амирхан.


Рецензии
Әнием бәетләре.

Кардәшләрем беләсезме,
Авыр көннәр киләсен?
Фәнни дөньяны калдырып,
Җир астына керәсен?

Җир астына керү белән,
Телгә киләсебез бар.
Дөньяда булган эшләргә,
Җавап бирәсебез бар.

Изге юлны юлдаш итик,
Яман юлга юлыкмыйк.
Бу дөньяда кунак кына
Булуыбызны онытмыйк.

Хәрәм юл белән мал табып,
Үзеңә гөнаһ алма.
Дөнья малына кызыгып,
Иманнан коры калма.

Ни кадарле тупласакта,
Дөнья малы калачак.
Иман-изге гамәлләрең
Үзең белән барачак.

Мин мөселман,-дияр өчен,
Аллаһтан сора терәк.
Мөселманга беренче шарт -
Иманлы булу кирәк.

Изге юлны сайлап алсаң,
Иман иңәр күңелеңә.
Башка шартларны үтәүе,
Җиңел булыр үзеңә.

Икенче шарт – биш вакыт,
Намаз укырга өйрән.
Коръән аятләрен укы,
Ихлас күңелең белән.

Өченчсе – һәр ел саен,
Бер ай ураза тоту.
Калебеңне сафландырып,
Иманыңны пак итү.

Дүртенчесе – көчең белән,
Үз көнеңне күрәсең.
Керешеңнең бер өлешен,
Зәкатъ итеп бирәсең.

Бишенчесе – малың артса,
Хадж сәфәрен коларсың.
Менә шуларны үтәсәң,
Чын мөселман булырсың.

09.12.2024.

Танзиля Амирхан   09.12.2024 23:56     Заявить о нарушении