Авыл тормышы. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Авыл тормышы

Уч төбендәгедәй күренә
Авылда яшәүченең тормышы.
Теге очта төчкерсә,
Бу очта ишетелә тавышы.

Синең һәрбер адымыңны
Кеше ярата күзәтергә.
Туры атлыйсыңмы, кыешмы,
Әзер гел гаепләргә.

Авылда “сарафан радиосы”
Бик яхшы эшли.
Үзе бер дә атылмый,
Хәбәрнең төрлесен сөйли.

Яшерә алмассың сереңне,
Уяу авылдаш һәрчак.
Барыбер барысы беленә,
Менә оят була азак.

Үзең булып кал,
Яшә үзең теләгәнчә.
Язмышың матур язылыр,
Уйларың булса изгелектә.

Качма да, яшеренмә дә,
Тыныч булсын сулышың.
Сокландыр бар халыкны,
Балкып торсын тормышың.

Гузель Идрисова   10.12.2024 12:15     Заявить о нарушении