Балалар бакчасы. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №124112103520
Балалар бакчасына көн дә
Мине итеп куялар.
Түзеп тор инде, дип,
Яратып алгач, калдыралар.
Кадерле кешеләрем
Һәрчак ашыгалар.
Әтинең дә, әнинең дә,
Мөһимерәк эше бар.
Елар идем, яшем чыкмый,
Кычкырсам, оят кешедән.
Барсы мине күзәтә
Ачык калган ишектән.
Зур адымнар белән
Кереп китәм бүлмәгә.
“Мин килдем, каршылагыз,
Әйдәгез, уйныйк бергә!”.
Уен артыннан уен,
Бәләкәчләр күп, күңелле.
Барлык хәсрәтләремне
Мин оныттым, шикелле.
Рәхәтләнеп йокладык,
Тәмле итеп, сыйлангач.
Рәхмәт барысына да,
Безне яхшы карагач.
Бик озак түздем,
Сагындым әти – әнине.
Вакытны белмим шул,
Өйрәнмәдем әле сәгатьне.
Кинәт, ишек ачылды,
Әнине күреп калдым,
Биш көн күрмәгәндәй,
Кочагына ташландым.
Иртәгә нәкъ шундый
Көн янә кабатлана.
Зурларча тормыш
Менә шулай башлана.
Гузель Идрисова 21.11.2024 12:10 Заявить о нарушении