Хыял канатлары. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №124111302923
Хыяллы кеше – канатлы кош,
Талпынып – талпынып оча.
Хыял – яшәү чыганагы,
Хыял офыклар ача.
Хыяллы кеше бәхетле,
Яшәүендә бар мәгънә.
Максатка таба атлый,
Яңа үрләргә менә.
Хыяллар тормышка аша,
Бәйрәм ясап күңелгә.
Рәхмәтле булырга кирәк
Бүләге өчен күкләргә.
Кешенең уе көчле,
Иң югары тизлек – уйда.
Космос белән бәйләнеш,
Димәк, бар бу дөньяда.
Гузель Идрисова 13.11.2024 12:15 Заявить о нарушении