Маленький лётчик. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Нәни очучы

Бәләкәй чагында бала,
Очучы булырга хыяллана.
Максат куярга өйрәнүн
Менә шулай башлана.

Колач җәеп йөгерә,
Аска таба таудан.
Мин очам, очам,
Дип, көлә шатлыктан.

Күктә самолёт күренсә,
Йөгерә, карап югарыга:
“Самолёт, самолёт,
Өйрәт әле очарга”.

Иртән куанып уяна:
“Бүген төнлә төшемдә
Мин туйганчы очтым,
Рәхәтлеге һаман исемдә”.

Очучы булып тумыйлар,
Ул хыял гына.
Ә теләк тормышка аша,
Кирәк тырышырга гына.

Үсә төшкәч баланың
Бәлки, максаты үзгәрер.
Үз юлын табарга,
Югалмаска ул әзер.

Гузель Идрисова   12.11.2024 11:52     Заявить о нарушении