Красивая пара. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Матур пар

Зәңгәр кыңгырау чәчәге
Башын аска игән.
Бәлки, моңсуланадыр,
Ниләр уйлый икән.

Талгын гына тибрәлә,
Искәндә җылы җилләр.
Хисләрен, сер итеп,
Тик җилгә сөйләр.

Урманның серле гөле
Яшел акланда үсә.
Ромашка аңа охшый,
Шатлана, аны күрсә.

Чибәр гөлләр күп,
Ул сайлаган ромашканы.
Аңа сокланып яши,
Һич күрми башкаларны.

Берәүне генә яратып,
Яшәгән гашыйклар бар.
Бәхетле елмаялар,
Алар – матур пар.

Гузель Идрисова   09.11.2024 10:57     Заявить о нарушении