Эх, сани, мои сани! Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Чаналы кеше

Без бәләкәй чакларда
Тау биек иде.
Кышкы таудан шуганда
Эх, күңелле була иде.

Бар иде оста итеп,
Чана эшләүче бабайлар.
Гади агачны эшкәртеп,
Мөгҗизә ясаучылар.

Таудан чана шууның
Никадәр кызыклыгын
Хәзерге заман баласы
Белмидер ул мөгаен.

Тырышып, чана тартасың,
Тау башы көтә.
Биеклекне алу авыр,
Хәлләр тәмам бетә.

Чанага ныклап тотынып,
Уктай, аска омтыласың.
Йөрәк ашкынып тибә,
Канатлы коштай очасың.

Шатлыктан кычкырасы килә,
Җил сызгыра колакларда.
Кем ерагырак шуа,
Чаналар ярыша тауда.

Пальто итәге юеш,
Бияләйгә боз каткан.
Танау, битләр кызарган,
Җилкәдән тирләр аккан.

Хәзер, соңгы тапкыр
Шуып, төшәм дә,
Кайтып китәм өйгә,
Эссе чәйләр эчәргә.

Тагын менәм, төшәм,
Үәт, килми кайтасы.
Миңа нык рәхәт,
Эх, чанасы да чанасы!

Гузель Идрисова   08.11.2024 11:41     Заявить о нарушении