Воробей. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №124110502993
И тургаем, кошчыгым,
Бигрәк бәләкәй буең.
Каурыең йока гына,
Җептәй, нәзек тәпиең.
Барына риза булып,
Тырышасың яшәргә.
Әле сикерәсең җирдә,
Әле очасың күкләргә.
Кыш якынлаша бит,
Ничек соң түзәрсең,
Бәлки, син дә башкалардай,
Җылы якка китәрсең?
И тургай, кемнән өйрәндең,
Туган илне яратырга?
Өшесәң дә, туңсаң да,
Син һаман безнең арада.
Бик кыен чакларыңда
Кил тәрәзәм каршына.
Хәлеңне тиз аңлармын,
Җим сибермен алдыңа.
Гузель Идрисова 05.11.2024 11:41 Заявить о нарушении