Тузэ икэн йорэк

Бар нэрсэгэ тузэ икэн йорэк
Тузэ кайгы, колэ шатлыкка
Гомер буе тузгэн шушы йорэк
Сиздерэ шул житкэч картлыкка.

Тузэ йорэк, сиздерми халлэрен
Авырлыклар килгэн чагында
Йокысыз уткэргэн тоннэрендэ
Куз йоммый аттырган танында...

Тузэ ишеткэндэ нахак хабэр
Кайнар яшь тулганда кузлэрг
Тузэ шул чак сыкрап эрнесэ дэ
Жан ошеткеч авыр сузлэргэ.

Тузэ дэшми, иннэренне басса
Бу доньянын авыр йоклэре
Тамакка тоер тыгылганда да
Саргайганда нурлы йозлэре...

Тузэ йорэк кечкенэ булсада
Ул бит бары учка сыярлык
Ходай бирсен иде мэрхэмтне
Йорэк ярсуларын тыярлык.

Тузэ икэн тормышнын жиллэре
Узэгенэ  утеп  кергэндэ
Типсэ иде бары тик шатлыктан
Гомерлэрнен козе килгэндэ!

Тузсен эле, яшисе бар жирдэ
Озак еллар типсен сер бирми
Саклыйк эле, яралар салмыйча
Гомер тик бер, ул ике килми!!!


Рецензии