Борьба за жизнь. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №124102803589
Һавада очкан карчыга
Куянны күреп калды.
Шәп ризык эләктерергә
Уктай аска атылды.
Куян риза түгел,
Җиңел азык булырга.
Кинәт, торып йөгерде
Урманга таба, алга.
Кош оча, куян йөгерә,
Тигез түгел көчләр,
Көрәш кыза бара,
Кем кемне җиңәр.
Менә явыз кош
Куянга һөҗүм итте.
Мескен куянның йөрәге
Чыгардай булып, типте.
Тәмам хәле бетте,
Тыпырчынды, тибенде,
Каян көч алгандыр,
Ычкынып, янә йөгерде.
Икенче сулыш ачылды,
Өмете бар куянның.
Бирешергә уйламый да,
Яшисе килә аның.
Уф, ниһаять, алда
Куренде якты маяк.
Урманга кереп, качты
Бәхетле озынколак.
Яшисең килсә, яшисең,
Булып тора мөгҗизәләр.
Теләгең көчле булса,
Ярдәм җибәрә күкләр.
Гузель Идрисова 28.10.2024 12:30 Заявить о нарушении