Радость - это энергия. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №124102103117
Караңгы төн үтеп китә,
Балкып, яңа көн туа.
Кояшны капламагыз, дип,
Җил болытларны куа.
Кинәт, күк күкри,
Яңгырап тора җиһан.
Яңгыр явып та беткән,
Салават күпере чыккан.
Төрле чаклар була
Кеше тормышында да.
Әле, күңел бәйрәм итә,
Әле, моңсу уйларда.
Кайдан көч алырга,
Ничек яшәргә соң.
Аның бар ысуллары,
Үзең дә аңларсың.
Соклан нәфис чәчәккә,
Елмай зәңгәр болытка.
Сайраганын тыңлап тор,
Хайран калып кошчыкка.
Бер үрмәкүч, тырышып,
Ак челтәрен үрә.
Ихтибарлы күзләр генә
Бу мөгҗизәне күрә.
Аккан суга карап,
Утыр шым гына.
Сулышың тыныч булсын,
Шулай күңел тынычлана.
Үзең белән һәрчак
Сөйләшергә өйрән.
Җавапларны тиз алырсың
Ходай ярдәме белән.
Укысаң яхшы китап,
Яраткан шөгыль тапсаң,
Җаның рәхәтлек кичерер,
Изге эшләр кылсаң.
Кешенең эчке дөньясын
Тик матурлык коткарыр.
Гүзәллекне күрә белсәң,
Сагышлар артта калыр.
Шатланырга сәбәп тап,
Шатлык безне көлдерә.
Шатлык бит энергия,
Яшәргә ул көч бирә.
Көл, соклан, шатлан,
Дөнья матур шундый.
Түз, тырыш, ышан,
Безне Ходай саклый.
Гузель Идрисова 21.10.2024 11:34 Заявить о нарушении