Позитивный человек. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №124100903188
Бу тормышта һәркемнең
Үз карашы булдырылган.
Берәү җитешсезлек эзли,
Гаеп табып юк – бардан.
Ярты стакан суны,
Тулы түгел дип уйлый.
Яртылаш тулган, дип,
Башка берәү исбатлый.
Җыелып яткан күләүекне
Пычрак, диеп тиргәнә.
Ә анда ай шәүләсе,
Кемдер күреп куана, әнә.
Шикәр нык татлы,
Тоз нык тозлы.
Җир – каты, су – сыек,
Дөнья авыр, катмарлы.
Яши караңгы уйларда,
Эх, заяга уза гомере.
Тормыш искиткеч матур,
Сөенергә бар сәбәпләре.
Сокландыра нурлы кеше,
Аның күңеле һәрчак шат.
Бар да ошый, яхшы,
Барсына ул канәгать.
Алсу күзлек кимәгән,
Тормышка аек карый.
Бар булмышында гүзәллек,
Шуңа йөзе балкый.
Үсенте кояшка үрелгәндәй,
Күңел аңа тартыла.
Эргәсендә рәхәтлек кичереп,
Газиз җанкай хәл ала.
Күп энергия туплап,
Кыю атлыйсың алга.
Рәхмәт, үрнәкле шәхес,
Якты кояштай булганга.
Гузель Идрисова 09.10.2024 11:41 Заявить о нарушении